Югары Багражда иң беренче мәртәбә сайлаучыларга бүләкләр бирелде
Зәй районы Югары Баграж мәдәният йортында урнашкан 1457нче сайлау участогына иртәдән үк халык агыла. Биредә 139 сайлаучы теркәлгән. Халык бик теләп тавышын бирә, алар бар да күтәренке кәеф белән сайлау участогына килә, үз фикерен белдерә